11 март 2015 яңалыклары
-
Балалар иҗаты үзәгендә “Язгы ташкыннар” дип исемләнгән район бәйгесе узды
Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәменә багышлап Балалар иҗаты үзәгендә "Язгы ташкыннар" дип исемләнгән декоратив-кулланма иҗаты район бәйгесе күргәзмәсе узган.
-
“Һөнәр” иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырыла
Россиянең 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионаты финалын үткәрү хокукына гариза бирүе кампаниясе кысаларында 10 марттан 24 апрельгә кадәр "Һөнәр" иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырыла. Иҗади эшләр 10 марттан 3 апрельгә кадәр кабул ителә.
-
Мартның 9 көнендә Татарстанда 7 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булган, тагын 85е имгәнгән
Мартның 9 көнендә Татарстанда 7 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булган, тагын 85е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Юлда гомере өзелгәннәрнең 3се һәм имгәнүчеләрнең 37се - Казанда.